Уфада быел татар китаплары күбрәк чыккан

Башкортстан Быел Башкортстандагы “Китап” дәүләт нәшриятында татар телендә нәшер ителгән китаплар саны шактый арткан
(Уфа, 29 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Быел Башкортстандагы “Китап” дәүләт нәшриятында татар телендә нәшер ителгән китаплар саны шактый арткан.
Бу хакта андагы татар секциясенең быелгы соңгы утырышында әйтелде. Республика халыклары әдәбияты секторы мөдире, танылган татар журналисты Динә Морзакаева быел егермегә якын татарча китап чыгуын әйтеп, куанычы белән уртаклашты. Китапларның күпчелеге әдәби җыентыклар, шулай ук татарча дәреслекләр, уку әсбаплары да бар.
Башкортстандагы татар иҗади зыялылары, каләм әһелләре Динә ханымны бик яхшы белә һәм хөрмәт итә. Менә утыз биш ел инде Башкортстан “Китап” нәшриятында эшли ул. Башта байтак еллар дәреслекләр редакциясендә мөхәррир булды. Ә инде 1993 елда “Китап” нәшриятында республика халыклары әдәбияты секторы ачылгач, тәҗрибәле белгечне аның мөдире итеп билгеләделәр. Биредә язучыларның һәм шагыйрьләрнең әдәби җыентыкларын басмага әзерли ул. Соңгы елларда берничә дистә татар әдибенең китапларын да нәшер итте Динә ханым. Киләсе елда да Уфада татар китаплары байтак чыгачагын ышандырды ул.