“Татар моңы” телевизион җыр бәйгесенең сайлап алу турлары төбәкләрдә дәвам итә

Мондый чаралар яңа елда Мәскәүдә, Новосибирскида, Ташкентта, Киевта узачак

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Татар халык җырларын һәм композиторлары әсәрләрен пропагандалауны максат итеп куйган “Татар моңы” телевизион бәйгесенең сайлап алу турлары 2009 елда Мәскәүдә, Новосибирскида, Ташкентта, Киевта һәм Казанда узачак, дип белдерә бәйгенең оештыру комитеты. Моңа кадәр мондый чаралар республиканың Әлмәт, Чаллы шәһәрләрендә, Арча, Буа, Нурлат районнарында һәм Йошкар Ола, Ульяновски төбәкләрендә үтте.
Билгеле булганча, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Президенты каршындагы мәдәнияте үстерү фонды, “Салават” эстрада җыр театры, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Татарстан — яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырылган “Татар моңы” дип исемләнгән яшь башкаручылар телевизион бәйгесе “Вокал”, “Вокал-инструменталь башкару” һәм “Вокаль-инструменталь ансамбльләр” дигән өч номинациядә үткәрелә. Анда 16 яшьтән алып 30 яшькәчә булган үсмерләр һәм яшьләр катнашырга хокуклы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бу конкурста республикада уздырылган башка бәйгеләрдә һәм шул исәптән эстрада артистларының “Татар җыры”, татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров һәм Рәшит Ваһапов исемендәге конкурсларда җиңү яулаучылар катнаша алмый.