“Дуслык” җыр ансамбле 20 еллык юбилеен бәйрәм итте

Төмән шәһәренең “Орфей” мәдәният сараенда Х.Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” Халык җыр ансамбленең 20 еллыгына багышланган тантаналы концерт булды
(Төмән, 29 декабрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән шәһәре Мелиораторлар бистәсенең “Орфей” мәдәният сараенда Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” Халык җыр ансамбленең 20 еллыгына багышланган тантаналы концерты зур милли бәйрәм төсендә үтте.
Юбиляр ансамбльне өлкә Думасы рәисе урынбасары Геннадий Корепанов, Төмән шәһәренең Үзәк административ округы Идарәсе җитәкчесе Валерий Борисов, Мили эшләр комитетының баш белгече Рифкать Насыйбуллин, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Ришат Җиһаншин, өлкә һәм Төмән шәһәре мәдәният комитетлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җылы котлап, үзләренең бүләкләрен тапшырдылар. “Дуслык” юбилеена Казаннан аның якын дусты – Татарстан Республикасы Мәдәни-методик үзәгенең баш белгече Илгиз Кадыйров та килгән иде, ул юбиляр ансамбльгә үзе хезмәт иткән Мәдәни-методик үзәкнең дипломын һәм иң яхшы татар җырлары язмаларының коллекциясен бүләк итте.
“Дуслык” ансамбленең җитәкчесе Хәким белән концертмейстеры Әсмабикә Мирхәйдәровларга губернаторның Рәхмәт хаты, өлкә мәдәният комитетының Мактау грамотасы, шулай ук ансамбльнең җырчыларына да өлкә һәм шәһәр мәдәният комитетлары һәм башка идарә органнарыннан бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тамаша залын тетрәтеп шаулап торган көчле алкышлар, сәхнәне тутырган чәчәк бәйләмнәре, “Браво!” тавышлары “Дуслык” ансамбленә карата милләттәшләребезнең җылы хисләренең, олы рәхмәтләренең чиксез булуын тагын бер мәртәбә ачык күрсәтте.
Идарә җитәкчеләре бу сәнгать коллективының төбәк сәнгатен үстерүгә багышлаган зур хезмәтенә, халыклар дуслыгын ныгытуга керткән лаеклы өлешенә югары бәя бирделәр, аңа булган олы ихтирамнарын белдерделәр.
Егерме сигез кешедән торган “Дуслык” коллективы өр-яңа сәхнә кемнәреннән күпкә яшәреп чыкты тамашачылар каршына бу юбилеенда.
Бәйрәм киемнәре өчен финанс чыгымнарын Милли эшләр комитеты үз өстенә алды, Казанда “Тылсым” фирмасында тегелде ул киемнәр.
Дуслык”ансамбленең дүрт тавышта яңгыраган бәйрәм концерты бай һәм эчтәлекле иде, коллектив элекке репертуарыннан якташларыбыз күңеленә хуш килгән иң матур җырлары һәм беренче мәртәбә яңгыраган җырлары, халык җырларын җитәкчесе Хәким
Мирхәйдәров аранжировкасында үзенчәлекле, шул ук вакытта халыкчан милли рухта башкаруы белән сөендерде үзенә тугрылыклы тамашачыларын, соңгы елларда сәнгать осталыгын тагын да югары дәрәҗәгә күтәрә алуын күрсәтте. Ансамбль солистларының, Гүзәл Әйтмөхәммәтова, Әлфия Тостолыбкина, Әлмирә Урамаева һәм Зилә Алиевадан торган соклангыч квартет һәм апалы-сеңелле Әлфирә Айтбаева белән Әнисә Рамазанова дуэты чыгышлары, махсус әзерлеге булган Лилия Ибатуллинаның биюләре ямь өстенә ямь өстәде бәйрәм концертына.
Төрле кыенлыкларга карамастан таркалмый 20 ел дәверендә иҗатта яшәгән “Дуслык” коллективы төп составын саклаган хәлдә яңадан-яңа җырчыларны да кабул итеп, үзенең традицияләрен дә саклап кала алды.
“Дуслык»ның төп сыйфаты - аның әгъзаларының татар җырына чиксез мәхәббәт хисләре нигезендә тирән тамыр җәйгән дуслыгы, иҗат юлында туктаусыз эзләнүләре, алга таба үсешкә кайнар омтылышы. Менә шул асыл сыйфатлары яшәтә “Дуслык” коллективын, аның киләчәккә якты өметләрен сүндерми саклый.
“Орфей” мәдәният йорты шәһәр читендәге бистәдә урнашкан булуына карамастан, милләттәшләребез килергә авырсынмаганнар, “Дуслык ансамбленең бәйрәм концерты аншлаг белән үтте.
“Дуслык” ның дусларына һәм ярдәмчеләренә - автотрактор электр җиһазлары заводының элекке директоры Владислав Згваздин белән завод профкомы рәисе булган Валерий Борисовка, беренче сәхнә киемнәрен булдыруда ярдәм иткән элекке “Бердәмлек” вакыфы рәисе Әхтәм Каюмовка, Халык ансамбле исемен алуга үз өлешен керткән элекке өлкә Татар мәдәният үзәге директоры Фәрит Хәкимовка, яңа сәхнә киемнәре тегү өчен акчалата ярдәм күрсәткән Милли эшләр комитеты җитәкчесе Евгений Воробевка һәм бу эштә теләктәшлек күрсәткән өлкә милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Ришат Җиһаншинга, аның улы - матди ярдәм күрсәткән Радик Җиһаншинга, өлкә татарлары Конгрессының башкаручы мөдире Ринат Насыйровка, “Бойлер” җәмгыяте директоры Фәүдәт Гариповка һәм ансамбльнең фидакарь җырчыларына “Дуслык” җыр ансамбле җитәкчесе Хәким Мирхәйдәров олы рәхмәтен белдерде.