Ульяновскида татар балалары өчен Чыршы бәйрәмнәре оештырылды

Чыршы бәйрәмендә балалар бакчаларының татар төркемнәрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм мәктәпләрдә ана теле түгәрәкләренә йөреп тел өйрәнүче балалар катнашты
(Ульяновски, 29 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски шәһәренең берничә мәдәният учагында татар балалары өчен Чыршы бәйрәмнәре үткәрелде. Анда балалар бакчаларының татар төркемнәрендә тәрбияләнүче нәниләр һәм мәктәпләрдә ана теле түгәрәкләрренә йөреп тел өйрәнүче балалар катнашты.
Яңа шәһәрдә урнашкан 91 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә Чыршы бәйрәмен зурдан кубып уздырдылар. Татар мәдәни үзәгенең иҗат коллективы балалар игътибарына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Укучылар татар әкиятләрендәге геройлар - Шүрәле, Су анасы белән күзгә-күз очрашуга аеруча сөенделәр. Балалар үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр – татарча рәхәтләнеп җырладылар һәм биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Яңа ел бәйрәменә һәммәсе дә тырышып әзерләнде, ди татар мәктәбенең ана теле укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган мөгаллимәсе Зөһрә Хәбибуллина.
Татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм Татар мәдәни үзәге хезмәткәрләре Чыршы бәйрәмен өлкә филармониясе бинасында да үткәрделәр. Биредә йөзгә якын татар баласы күңел ачты. Бары тик үзебезчә генә сөйләшүче Кыш бабай һәм Кар кызы осталыкларын күрсәткән балаларга бүләкләр тапшырдылар.
Татар мәдәни үзәге бинасы каршындагы мәйданда үткәрелгән Чыршы бәйрәме дә дистәләгән милләттәшебезне бергә җыйды. Аларны Ульяновскиның Ленин район хакимияте башлыгы Сергей Шерстнев һәм өлкә татар мохтәрияте җитәкчесе Фәрит Әюпов сәламләделәр. Әлеге бәйрәм милли эшләребезгә һәрдаим ярдәм кулы сузучы малтабарлар тырышлыгы аркасында оештырылды, диде ул. 28 нче санлы мәктәпнең татар сыйныфларында белем алучы балалар милли моңнарыбызны ишетергә зар-интизар булып яшәүче тамашачыны бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландырдылар.
Ә Халык иҗаты һәм сәнгате үзәгендә Губернатор чыршысы гөрләде. Өлкә башлыгы Сергей Морозовның кайнар сәламен төбәк Хөкүмәте аппараты җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева тапшырды. Татар, чуаш, мордва, әзәрбәйҗан, әрмән, немец, яһүд милләтеннән булган балалар исә үз телләрендә шигырьләр һәм җырлар яңгыраттылар, милли биюләрен башкардылар.