Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгате бүлеге ачыла

Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгате бүлеге оештырылачак
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кино сәнгате бүлеге оештырылачак. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының гыйльми советында әнә шундый карар кабул ителде.
Шунысын да искәртик, әлеге югары уку йорты базасында Театр, кино һәм телевидение институты оештырылды инде. Хәзер институтта кино сәнгате бүлеге ачу турында карар кабул ителде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Театр, кино һәм телевидение институтында кино сәнгате бүлеге мөдире итеп ТР Министрлар Кабинетының мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлеге башлыгы, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин билгеләнде. Хәзерге вакытта Татарстан кинематографистлары арасыннан укытучылар составы һәм укыту программалары раслана.
Кино сәнгате өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча адымнарны координацияләү максатыннан университет ректоры һәм проректор Бөтенроссия дәүләт кинематография институты ректоры белән очрашты, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәтеннән. Очрашу барышында хезмәттәшлекнең берничә варианты тикшерелде. Казанда Бөтенроссия дәүләт кинематография институты филиалын бергәләп оештыру варианты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында да карала.
Махсус фәннәрнең тулаем блогы - Бөтенроссия дәүләт кинематография институты укытучылары, гомуми белем бирү фәннәре Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты мөгаллимнәре тарафыннан тәэмин ителер дип көтелә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында уңышлы гына эшләп килүче режиссура, кино һәм телевидение кафедрасы бар инде, моннан тыш, киновидеоиҗат дигән яңа белгечлек тә ачылган. Яңа эшли башлаган укыту киностудиясе өчен видеоаппаратура сатып алынган. Укыту театры базасында кинозал да эшләргә мөмкин. DVD-дискларда фильмотека булдыру буенча эш башланган, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты китапханәсендә махсус кинофонд оештырыла.
Бөтенроссия дәүләт кинематография институты ректоры Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына бүләк сыйфатында кинематография институтының символын – кинооператорның бронза сынын тапшырды.
Шунысын да искәртик, Казанда оештырылучы “Алтын мөнбәр” Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан кинематографистлары тарафыннан уен фильмнары эшләү өчен бер сәбәп булды. Нәкъ менә фестиваль эшләгән көннәрдә матбугат конференцияләрендә, мастер-классларда һәм кулуарларда безнең кинематографистлар арасында кинематографиянең киләчәге, яшьләр турындагы мәсьәлә күтәрелде. Кинфестивальне үткәргәннән соң Казанда республикада кино сәнгате өлкәсендә белем бирүне үстерү буенча инициатив төркем оештырылды, ә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректораты әлеге идеяне актив рәвештә күтәреп алды.