Башкортстан татар язучылары быелгы соңгы утырышын үткәрде

Киңәшмәдә быелгы эшчәнлеккә йомгаклар ясалды һәм киләсе елның беренче өч аена эш планы тикшерелде

(Уфа, 29 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе идарәсе үзенең быелгы соңгы утырышын үткәрде. Киңәшмәдә быелгы эшчәнлеккә йомгаклар ясалды һәм киләсе елның беренче өч аена эш планы тикшерелде.
Танылган прозаик, татар әдипләре берләшмәсе рәисе Рәшит Сабит сүзләренчә, быелгы ел Башкортстан татар каләм әһелләре өчен чагыштырмача уңышлы булган. Дистәдән артык татар иҗатчысының аерым шигырь һәм проза китаплары басылып чыккан. Уфада гына түгел, ә байтак кына районнарда да кызыклы очрашулар, кичәләр оештырылган. Берничә районда татар язучыларының күчмә семинарлары булган. Аларда яшь һәм башлап язучыларның кульязмалары тикшерелгән, уңышлы булганнарын нәшриятка әзерләргә тәкъдим ителгән.
Рәшит Сабит сүзләренчә, алда да байтак кына эшләр тора. Күренекле татар язучыларының юбилейларын, мәрхүмнәренең хәтер кичәләрен үткәрү, районнарга чыгып яшь һәм башлап язучылар белән семинарлар оештыру, яңа кульязмаларны тикшереп, аларга бәя бирү – болар барысы да алдагы өч айлык эш планында каралган.
Утырышта гыйнвар-март айларында татар язучылары берләшмәсенең Яңавыл, Борай, Дүртөйле районнарында күчмә киңәшмәләре оештырылачагы хакында да әйтелде. Анда яшь һәм башлап язучыларның әсәрләре тикшереләчәк.
Февраль азагында Уфада БР Язучылар берлеге идарәсендә яшь иҗатчылар белән очрашу үткәрү дә билгеләнде. Шунда татарча иҗат итүче егетләр белән кызларның кульязма әсәрләрен аерым тикшерү һәм аларга бәя бирү күздә тотыла. Яхшы дип табылган әсәрләр китап нәшриятендә бастырып чыгару өчен тәкъдим ителәчәк. Кайбер каләм әһелләрен Язучылар берелегенә кабул итү мәсьәләсе дә каралыр дип көтелә.