news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада башкорт халык әкиятләре җыентыгы нәшер ителгән

Әкиятләр җыентыгы Башкортстан Республикасы Башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәменә чакырылган балаларга бүләк ителәчәк.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның «Китап» нәшрияте үз укучыларына башкорт һәм рус телләрендә «Бәхет күле» әкиятләр җыентыгын тәкъдим итә.

«Башинформ» хәбәр иткәнчә, басмага башкорт халык әкиятләренең борынгыдан сакланган һәм буыннан буынга тапшырылган үрнәкләре кертелгән. Җыентык Башкортстан Республикасы Башлыгының Яңа ел чыршысы бәйрәменә чакырылган балаларга бүләк буларак та әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100