news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татары Симбирского-Ульяновского края» китабының икенче басмасы дөнья күрде

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән энциклопедия 1200 данәдә нәшер ителде.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең «Печатный двор» типографиясендә «Татары Симбирского-Ульяновского края» китабының икенче басмасы дөнья күрде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән энциклопедия 1200 данәдә нәшер ителде, дип хәбәр итә «Өмет» газетасына сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы.

Анда төбәкнең татар тормышында актив катнашкан һәм чит өлкәләрдә югары дәрәҗәләргә ирешкән милләттәшләребезнең исемнәре кертелде. Әлеге басма Татарстан Хөкүмәтенең финанс ярдәмендә бастырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100