Азнакайның яшь талантлары Владимир Спиваков фонды премиясенә ия булды

Бу хакта районда үткән мәдәни чарада билгеле булды.

 (Азнакай, 29 ноябрь, "Татар-информ"). Азнакай балалар сәнгать мәктәбендә "Балалар – балаларга" Владимир Спиваков фондының "Академия" мәдәни-мәгариф проекты кысаларында Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы педагоглары: рәссамнар, атказанган артистлар, музыкантлар, мәдәният-сәнгать буенча галимнәр катнашында семинар һәм мастер-класслар узды, дип хәбәр итә Азнакайның "Маяк" газетасы.

Семинар барышында Азнакай сәнгать мәктәбе педагогы Лилия Тимерованың скрипка классында укучысы Рания Солтанова һәм педагог Флюра Әбсәләмованың баян классында укучысы Газинур Равилов Владимир Спиваков фонды премиясенә ия булулары билгеле булды, диелә хәбәрдә.