Г.Кариев театры балаларны һәм олыларны Яңа ел тамашаларына җыячак

Спектакльләр декабрь азагына билгеләнгән

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры нәни тамашачыларын Яңа ел тамашаларына чакыра. “Кышкы әкият” дип исемләнгән тылсымлы, могҗизалы әкият, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашу 22-30 декабрь көннәрендә һәр көнне сәгать 10.00 һәм 13.00дә башлана. Аннан соң Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы әйләнәсендә Яңа ел тамашасы интермедиясе булачак.

Олылар өчен исә кичке 17.00 дә “Әйдә барыйк, кызлар карыйк!” спектаклен күрсәтү ниятләнә, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.