Казанда Әзһәр Шакировның китабын тәкъдим иттеләр

Автор әйтүенчә, бу аның соңгы китабы булачак

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Кичә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әдәбиятка, театрга һәм сәнгатькә гашыйк дусларын җыйды. Биредә “Татар театрын сөючеләр” клубының беренче утырышы узды. Клуб утырышында, Әзһәр Шакировның “Судьба” китабын тәкъдим иттеләр. 2007нче елда аның “Язмыш” исемле татар телендәге бер хатирәләр җыентыгы дөнья күргән иде инде. “Фикерләрең кызык, руслар да укысын дип күп үгетләделәр. Шуңа русчага тәрҗемә иттек”, - дип аңлата Әзһәр Шакиров.
Русча вариантка бераз яңа мәгълүмат та өстәлгән. Анда Мөхтәр Мутин, Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуков кебек мәшһүр кешеләр белән бәйле истәлекләр урын алган.“ Җанымны, күңелемне ни борчый, нәрсә минем өчен кадерле истәлек – мин шулар турында гына яза алам, ә болай яза белмим. Бу китапта да язмышымда төп рольне уйнаган истәлекләр урын алган”, - ди автор.
Клуб эшчәнлегенә фатыйхасын ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, әдип Разил Вәлиев бирде.
“Мондый клуб оештырылу китапханә тарихында бик зур яңалык. Театр белән китапханәне, китапны, язучыларны һич кенә дә аерып карарга ярамый. “Татар театрын сөючеләр” клубының эшчәнлеге Әзһәр Шакиров китабын тәкъдир итүдән башланып китүе, шулай ук, асыл мәгънәгә ия. Кайсыдыр артист турында бер язма укыдым. “Уйнап узган гомер” дип атала иде ул. Әзһәр абыйның да гомере – уйнап узган гомер, ләкин әле ул тагын уйлап узган гомер дә. Әзһәр абый сәхнәдә генә түгел, тормышта да һәрвакыт үз сүзен әйтә белде”, - диде Разил Вәлиев үз чыгышында.
Әзһәр Шакировның китабын тәкъдим итү кичәсенә, иҗатын хөрмәт итүчеләр белән беррәттән, республиканың атказанган сәнгать эшлеклеләре, мәдәният өлкәсендә тирән эз калдыручы җырчылар Гөлзада Сафиуллина һәм Рөстәм Маликов бар иде. “Әзһәр абый кайда, ничек чыгыш ясаса да, аның фикерләре бик төпле һәм акыллы. Мин аны чорыбызның иң бөек артисты дип уйлыйм, иҗатын бик хөрмәт итәм. Шуңа күрә, китапны тәкъдим итү кичәсе турында ишеткәч тә, йөгерә – атлый килеп җиттем”, - дип белдерде Рөстәм Маликов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.
Чарада Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов та катнашты. Аның сүзләренчә, биредә Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов китабын да тәкъдим итәргә уйлыйлар.
“Язмыш” һәм “Судьба” китапларының авторы үзе дә язмышы турында бик теләп сөйли. Аның сикәлтәләргә бай булуын яшерми. “Язмышым бик катлаулы булды минем. Артистка , ачылып китәр өчен, үзенә туры килгән, үзе ачып бирә ала торган бер образ җитә. Минем андый образ уйнаганым булмады. Гел кире образлар я картлар роле бирәләр иде миңа. Чөнки табигатем белән шундый кешемен – мин режиссерларга бик буйсынмыйм. Без артистларның язмышы күп нәрсәдә режиссердан тора, әгәр дә эшеңне һәм үзеңне режиссер кабул итмәсә, синең үсешең мөмкин түгел. Ләкин мин барыбер тырышып-тырмашып, үргә омтылдым”, - диде ул.
Автор әйтүенчә, “Судьба” – аның соңгы китабы булачак “Бүтән китап язу белән шөгыльләнмәм дип уйлыйм”, – дип белдерде ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына.