news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан музейларында «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе була

Быел чаралар музейларда һәм онлайн-форматта да уза.

(казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). 3 ноябрьдә ТР Милли музее һәм аның филиаллары «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясендә катнаша. Быел чаралар музейларның үзләрендә дә, онлайн-форматта да уза. Программа 12.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр планлаштырыла. Бу турыда ТР Милли музее матбугат хезмәте.хәбәр итте.

Милли музеейда балалар өчен махсус көнлек программа әзерләнгән. 12.00 сәгатьтә «Скрипичный ключ, или Как зарождалось музыка» музей дәресе була. Музей-белем бирү үзәгендә балаларны балчык эшләнмәләре һәм курчак-саклагычлар ясау, агачка рәсемнәр төшерү буенча мастер-класслар көтә.

Казанның Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбе укучылары кунакларга «Күңел көе» дигән концерт программасы тәкъдим итәләр, төрле музыка коралларында танылган әсәрләр башкарыла. «Эсмира» көнчыгыш биюе студиясе «Чикләрсез биюләр» концертын куя, шулай ук студия җитәкчесеннән мастер-класс уза. «Ханоль» корея бию ансамбле җилгәргечле дәртле биюләр күрсәтә.

Музей кинотеатры «Балалар альманахы» циклыннан фильмнар — кыска метражлы картиналар карарга тәкъдим итә. Азакта «Татармультфильм» студиясенең «Стрела наследия-2», «Век Татарстана-3» һәм «Сабантуй» (1-6-нчы чыгарылышлар) мульфильмнары күрсәтелә. Музейның «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» дип аталган яңа экспозициясе буенча театральләштерелгән экскурсия була.

«Татарстанда импрессионизм традициясе» күргәзмәсендә танылган Казан рәссамы Миля Нуруллинаның рәсем сәнгате буенча «Син — рәссам. Биредә һәм хәзер» мастер-классы уза. «Сәнгать төне» программасын музей кинотеатры «Кире» фильмын күрсәтү белән тәмамлый.

ТР Милли музее филиалларында да чаралар була. Социаль челтәрләрдә махсус программа әзерләнә. Тарихны яратучыларга «Казанский край: воеводство — губерния» тематик онлайн-экскурсиясен тәкъдим итәләр. Ә кул эшләрен яратучылар өчен «Сластена для телефона» мастер-классы, «Волжский путь из варяг в персы» музей онлайн-уены була. Программаны «Минхаузен» Казан кавер-төркеменең «Листья жгут» концерты тәмамлый, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100