“Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова: Федераль акчага татарча спектакль куябыз

“Театр – балаларга” партия проекты кысаларында “Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Өрә белмәгән көчек” әкиятен чыгарачак.

(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). “Театр – балаларга” партия проекты кысаларында Татарстанның яшьләр һәм курчак театрларына репертуар яңарту һәм матди-техник базаны ныгыту өчен бирелгән акчага “Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Өрә белмәгән көчек” әкиятен чыгарачак һәм музыкаль студия җиһазлаячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Роза Яппарова әйтте.

Спектакль татар шагыйре Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы буенча куела һәм ул тел югалтуның куркыныч булуы темасына ишарәли.

Искәртеп үтәбез. «Бердәм Россия» партиясенең “Театр – балаларга” проектында Татарстанның дүрт театры катнаша - “Әкият” Татар дәүләт курчак театры, Кариев исемендәге татар дәүләт яшьләр театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры һәм Чаллы дәүләт курчак театры. Әлеге театрларга федераль бюджеттан быел 8,5 млн сум акча бүлеп бирелә, республика бюджетыннан софинанслауны да кушып – 10 млн. сум чамасы. Шуның 3 900 110 сумы – репертуарны яңарту өчен тотылса, 5 872 330 сум – техник һәм технологик җиһазлар алуга каралган. Бу саннарны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге матбугат үзәге хәбәр итә.