Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып эшләгән Эльвира Шәрәфиева вафат

«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша», дип язылган театрның Инстаграм аккаунтында.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Камал театрында 40 елдан артык диктор-тәрҗемәче булып хезмәт иткән ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Шәрәфиева вафат булды.

«Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», дип язылган театрның Инстаграм аккаунтында.