news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сарман районы турында яңа китап чыкты

Китап районның 90, ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

(Сарман, 29 сентябь, «Татар-информ», «Сарман»). ТАССРның — 100, Сарман районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан, «Сандугачлар моңы булып, Сарман кала хәтердә» китабы чыкты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кичә район мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Аны үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре бик эчтәлекле итеп әзерләгәннәр иде.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин китапны язуга өлеш керткәннәргә рәхмәт сүзләре җиткерде, райондашларны бәйрәм белән тәбрикләде. Илнур хәзрәт киләчәктә дә иҗат уңышлары теләде. Кичә җыр-бию белән үрелеп барды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100