Уфада матбугат һәм нәшрият күргәзмәсе үтә

Уфада “Тамга-2010. Полиграфия. Матбугат дљньясы. Реклама” дип исемләнгән махсуслаштырылган төбәкара күргәзмә үз эшен башлады

(Уфа, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада “Тамга-2010. Полиграфия. Матбугат дөньясы. Реклама” дип исемләнгән махсуслаштырылган төбәкара күргәзмә үз эшен башлады.
Унөченче тапкыр оештырылган бу зур күләмле күргәзмә быел берничә ел элек кенә файдалануга тапшырылган мәһабәт “Конгресс-холл” бинасында үтә.
Бу атнаның шимбәсенә кадәр дәвам итәчәк чарада Башкортстандагы татар вакытлы матбугат басмалары да тамашачылар игътибарына үзләренең газета-журналларын һәм башка матбага әйберләрен тәкъдим итә.
Уфадагы “Өмет”, “Кызыл таң”, “Атна” татар газеталарының һәм яшьләрнең татарча нәшер ителүче “Тулпар” журналы иҗат көчләре бүген аеруча актив эшләячәк бу күргәзмәдә. Алар иртәдән алып бирегә килүчеләрне үз экспозицияләре белән таныштыра. Аеруча “Өмет” газетасының күргәзмә бүлеге тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Биредә матур итеп чыгарылган газеталар гына түгел, ә төсле итеп басылган төрле календарьлар, татар сәнгать осталарының сурәтләре төшерелгән реклама әсбаплары да куелган.
“Өмет” газетасы Башкортстандагы иң күп тиражлы басмаларның берсе. Әле аның 30 меңнән артык абунәчесе бар. Димәк, бер гаиләдә уртача өч кеше генә яши дип исәпләсәң дә, яшьләрнең яраткан газетасын ким дигәндә 100 мең чамасы кеше укый. “Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов үзләре чыгарган басманың укылышлылыгын арттыру өчен һәрдаим иҗади эзләнүдә булуларын әйтә. Биредә һәр темага белдекле итеп яза алучы бик көчле журналистлар тупланган. Аларның кайберләре белән бүгенге күргәзмәдә газета укучылар күзгә-күз очрашу һәм аралашу мөмкинлеген дә ала.
“Кызыл таң” газетасы экспозициясе дә бик бай быел. Уфадагы матбугат күргәзмәсе барышында төрле иҗади бәйгеләрдә җиңеп чыккан аерым журналистларга да, төрле газета-журналлар редакцияләренә дә мактаулы исемнәр һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы үтәчәк.
Бүген шулай ук “Конгресс-холл” бинасында республика Журналистлар берлегенең чираттан тыш XVIII корылтае да уза. Анда берлекнең яңа рәисен һәм идарә әгъзаларын сайлау каралган.