Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт консерваториясе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 65 еллыгына һәм капиталь төзәтү эшләреннән соң төп уку бинасын ачуга багышланган тантаналы кичә үтте

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 65 еллыгына һәм капиталь төзәтү эшләреннән соң төп уку бинасын ачуга багышланган тантаналы кичә үтте. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт консерваториясе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән фәнни-педагогика эшчәнлегендәге һәм югары квалификацияле белгечләрне әзерләүдәге хезмәтләре өчен “РФ атказанган югары мәктәбе хезмәткәре” исеме фәнни эш буенча ректор урынбасары Александр Маклыгинга бирелде. “Россия Федерациясе атказанган артисты” исеменә махсус фортепиано кафедрасы доценты Евгений Михайлов ия булды.
Татарстан Президенты Указы нигезендә музыка сәнгатен үстерүгә һәм профессиональ белгечләрне әзерләүгә керткән зур өлеше өчен “ТР атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме камера ансамбле кафедрасы профессоры Рөстәм Сәйфуллин һәм музыка тарихы кафедрасы мөдире Вадим Дулат-Алиевка тапшырылды.
Музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен “ТР атказанган артисты” исеменә халык уен кораллары кафедрасы доценты Гүзәл Мөхәммәтдинова лаек булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов консерваториянең ректоры, Татарстан халык артисты Рубин Абдуллинга, махсус фортепиано кафедрасы мөдире Әлфия Борнашевага һәм консерваториянең барлык коллективына Президентның Рәхмәт хатларын тапшырды.