Чаллыда Бөтенроссия “Чәкчәк бәйрәме” узачак

Быел ул өченче тапкыр үткәрелә

(Чаллы, 29 cентябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). 3 октябрьдә Чаллының “Нур” яшьләр үзәге территориясендә Бөтенроссия “Чәкчәк бәйрәме” узачак. Быел ул өченче тапкыр үткәрелә.
Конкурсны оештыручылар - “Мизгел” милли мәдәният клубы, “Нур” яшьләр үзәге һәм шәһәрнең яшьләр эшләре идарәсе әлеге чараны татар мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрә. Акцияне уздыру турындагы карар Казанда үткән III Бөтендөнья татар яшьләре форумында кабул ителгән иде.
3 октябрь көнне 12.00 сәгатьтә шәһәрнең иҗат яшьләре, “Мизгел” милли мәдәният клубына йөрүчеләр, шулай ук шәһәрнең башка иҗтимагый оешмалары вәкилләре бәйрәм кунакларын татар халкының милли ризыгы – чәкчәк белән сыйлаячак.
Моннан тыш, бәйрәм кунакларын Чаллының иң яхшы иҗат коллективлары катнашында концерт программасы көтә.