Төмәндә “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале гөрләде

11 нче “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивале 4 көн дәвамында, 24-27 сентябрь көннәрендә, Төмәндә барды
(Төмән, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмәндә булып үткән 11 нче Бөтенроссия татар фольклоры фестивале, делегацияләрне каршы алу һәм озатуларны исәпкә алганда, 6 көн буена сузылды. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан дәүләт Фольклор үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Төмән өлкәсе татарлары конгрессы әзерләп үткәрде, генераль иганәчесе Нурулла Саттаров җитәкчелегендәге Төмән өлкәсе татарлары конгрессы.
Фестивальдә катнашучылар шәһәрдән читтә мәһабәт урман ышыгында урнашкан “Витязь” ял лагерында яшәделәр, шунда ук 24 сентябрьдә фестивальне ачу чарасы үткәрелде.
Татарстанның Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Питрәч, Саба районнарыннан, Самара, Ульян, Чиләбе, Магнитогорск, Омски, Әстерхан, Екатеринбург өлкәләреннән, Марий Эл, Чувашстан, Удмуртия республикаларыннан, Төмән өлкәсенең Тубыл, Ялутор, Сургут шәһәрләреннән, Төмән, Түбән Тәүде, Ялутор, Вагай, Тубыл районнарыннан барлыгы 500 ләп кеше, 30 дан артык коллектив катнашты фестивальдә, шулар арасында Россиянең башка төбәкләреннән 420 кеше булды.
24 нче сентябрьнең кичендә кунакларны үз кочагына кабул иткән “Витязь” лагерында фестивальне ачу кичәсе үткәрелде.
Югары рухта гөрләп үтте бу чара. Делегацияләр сәхнә киемнәрендә чара башланганчы ук шау-гөр килеп үзара таныштылар, аралаштылар, төркем-төркем җыелып, гармуннарга кушылып җырлашып алдылар. Алар арасында Төмән кызлары чигүле сөлгеләр өстенә куелган милли ризыклар тәкъдим итеп йөрделәр: чәкчәк, баурсак, пәрәмәчләр белән аягүрә сыйладылар кунакларны. Шатлыклы йөзләр балкышы нур өстенә нур өстәде бу кичәдә.
Бере артыннан бере сәхнәгә күтәрелеп, һәр делегация кыска җыр-биюләре белән сәламләде залдагы кунакларны. Төркемнәрнең, бер-берләрен уздырырга тырышып, алдан әзерләнмәгән чыгышлары белән импровизаторлык сәләтләрен күрсәтүләре бигрәк тә күңелле үтте.
Катнашучыларны 9 кешедән торган жюри әгъзалары белән таныштыру да фестивальнең темасын ачуга ярдәм итте. Алар сәхнәдә “Түгәрәк уен” үрнәген күрсәттеләр.
Жюрида абруйлы белгечләр катнашты, аның белән “Казан нуры” оркестрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәсим Ильясов җитәкчелек итте.
Жюри әгъзалары: Илгиз Кадыйров – Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Халык иҗаты үзәгенең баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре; Геннадий Макаров – Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы; Дәүләт Үмәров – Татарстан дәүләт Фольклор үзәгенең гыйльми хезмәткәре; Ринат Гыйлаҗев – Казан шәһәренең “Сорнай” ансамбле җитәкчесе; Алсу Еникеева – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты доценты, этник-сәнгати иҗат кафедрасы мөдире; Хәнисә Алишина – Төмән дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы, татар бүлеге җитәкчесе; Вәлимә Ташкалова - өлкә милли мәдәниятләр йортының гыйльми киңәшчесе, Луиза Сөрмәтова – филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече.
25-26 сентябрь көннәрендә фестивальдә катнашучылар жюри күзәтүе астында 6 номинация буенча көч сынаштылар: “Фольклор вокал коллективлар”, “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр”, “ Халык музыка коралларында уйнаучылар”, “Иң яхшы башкарылган татар җыры”, “Фольклор-этнографик коллектив”, “Фольклор-хореография коллективлары”.
Шул ук көннәрдә сынау үткән коллективлар, жюри алдында чыгыш ясаганнан соң, җирле сәнгатькәрләр белән бергәләп төркемнәргә бүленеп, өлкәнең төрле төбәкләренә очрашуларга китә тордылар. Алар Тубыл һәм Ялутор шәһәрләрендә, Түбән Тәүде белән Яркәү район үзәкләрендә 2 шәр сәгатьлек концерт куеп, тамашачылар белән аралашып кайттылар.