ТР дәүләт халык уен кораллары оркестры Кореягә иҗади сәфәргә җыена

Коллектив Сеул шәһәрендә узачак “Россия-Корея музыка фестивале”ндә чыгыш ясаячак
(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 1-15 ноябрь көннәрендә Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР дәүләт халык уен кораллары оркестры Кореядә чыгыш ясаячак.
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, иҗат төркеме анда Корея Республикасының Милли ассамблеяләр җитәкчелеге чакыруы буенча бара. Сеул шәһәрендә узачак “Россия-Корея музыка фестивале”ндә оркестр репертуарындагы иң яхшы әсәрләрне тәкъдим итсә, солистлар Альбина Шаһиморатова белән Резедә Галимова концертларны үзләренең чыгышы белән тулыландырачак .
Ике атнага исәпләнгән гастрольләр кысаларында оркестр Кореянең башка шәһәрләрендә дә чыгыш ясарга ниятли.