Миләүшә Айтуганова: Мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәсе үсә

Казанда быел узачак кино-проектта дөньякүләм танылу алган картиналар да булачак.
(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Дөньяның танылган кинематографистлары арасында Казан мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәсе үсә. Быелгы фестивальгә моңарчы халыкара проектларда җиңү яулаган картиналар да килгән. Бу хакта Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале һәм “ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова әйтте. 
 
Бүген Татарстан Министрлар Кабинетында Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестиваленә багышланган матбугат очрашуы булып узды. Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан ХIII Халыкара мөселман киносы фестивале һәм “ТатарКино” директоры Миләүшә Айтуганова, ХIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең программа директоры Альбина Нәфыйгова катнашты.
 
“Быел без Иран һәм Мисыр киноларын үзебездә фестивальдән тыш күрсәтү буенча сөйләшүләр алып барачакбыз, - диде Миләүшә Айтуганова. - Алар безгә тәкъдим итә алган картиналар өчен бюджетта азрак акча каралган. Килешү нигезендә алынган фильмнарны башта Татарстан буенча прокатка чыгарабыз, ә аннары бәлки телевидение аша да күрсәтергә мөмкин булыр”. 
 
Казан XIII Халыкара мөселман киносы фестиваленең тантаналы ачылышы 5 сентябрь көнне “Пирамида”да узачак. Быел кино йолдызларының кызыл келәмнән узу вакыты азрак үзгәртелеп, 17:00 сәгатькә күчерелгән. Ә тантаналы ачылыш 18:00 сәгатьтә башланачак. Фестивальнең тантаналы ябылышы исә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында 11 сентябрьдә булачак. 
 
Казан Халыкара мөселман киносы фестивале – республикада уздырылучы иң масштаблы проект булып санала. Унөч ел дәвамында оештырылып килүче  “Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә” шигаре астында үтә. Җир йөзендә тынычлык, үзара тату мөнәсәбәт, диннәргә тигез караш идеяләрен алга сөрүче кинофорумда быел Россия киносының дебют хезмәтләре дә тәкъдим ителәчәк.
 
Фестиваль җитәкчеләре Мисыр, Һиндстанда эшләнгән фильмнарга игътибар итәргә киңәш бирде. Шулай ук режиссерлар арасында хатын-кызларның активлашуы да күзәтелүен хәбәр иттеләр. 
 
“Конкурс программасына кертелгән әсәрләрне Россиянең халык артисты Николай Досталь җитәкчелегендәге абруйлы жюри коллективы бәялиячәк, - диде Миләүшә Айтуганова. - Фестиваль кунаклары арасында кино сәнгатенең танылган шәхесләре Наталья Варлей, Светлана Светличная, Владимир Конкин, Анна Снаткина, Леонид Кулагин, Виктор Мережко, Марат Башаров, Кирилл Плетнев, продюсер Рубен Дишдишян, Кирилл Разлогов һ.б. бар”.
 
Фестиваль барышында күренекле кино сәнгате әһелләре катнашында “Родина” һәм “Киномакс” кинотеатрларында иҗади очрашулар да оештырылачак.