Әлки авылында яшәүчеләр туган авыллары турында клип төшергән

Клипта тамашачы печән җыйганны, шулай ук авылның традицион уеннарын һәм күңел ачуларын карый алачак.

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлки районында авыл кешеләре Салман авылы турында клип төшерделәр. Тиздән ул социаль челтәрләрдә чыгачак. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы яза.

Клипта барлык авыл халкы диярлек катнашты. Чараны җирле мәктәпнең директор урынбасары Гүзәлия Рәхмәтуллина оештырды.

Клипта тамашачы печән җыйганны, шулай ук авылның традицион уеннары һәм күңел ачуларын карый алачак. Видеода авыл халкына кадерле урыннар да күрсәтелгән.

Җыр сүзләрен Айдар Хәмәтшин язган, көй авторы — Альберт Галимуллин. Авторлар бу җырда туган якның бөтен матурлыгын чагылдырырга тырышты. Җырны Әлки халкына яхшы таныш Рушания Вәлиева башкарды.

Җырчы Лаеш районында яши, әмма күңеле, җаны белән туган як өчен борчыла. Кызганычка, аның кайбер планнары коронавирус пандемиясе аркасында тормышка ашырыла алмады. Рушания Вәлиева ел саен авылда яшәүче Фәрит Сираев һәм башка активистлар белән бергә туган авылы көнен оештыра иде.

Салманлылар тынгысыз якташлары белән горурлана һәм аны клуб сәхнәсендә концерт программасы белән белән көтә.