Татарстан дәүләтчелеге тарихына багышланган күргәзмәдә – уникаль экспонатлар

Бүген Казан Кремленда урнашкан Татарстан һәм татар халкы дәүләтчелеге музеенда “Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы битләре” исемле күргәзмә ачылды
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан Кремленда урнашкан Татарстан һәм татар халкы дәүләтчелеге музеенда “Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы битләре” исемле күргәзмә ачылды. Чара ТАССРның 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылды һәм 1920 елның 25 июнендә Казан губерния башкарма комитеты тарафыннан хакимиятне Вакытлы революция комитетына тапшыру датасына багышланды.
Тарихтан билгеле булганча, 1917 елгы Февраль революциясеннән соң татарлар үзләренең дәүләтчелеген торгызу юнәлешендә омтылыш ясый (“Идел-Урал штаты”, Татар-башкорт республикасы ). Татар дәүләтчелеге өчен көрәшүче атаклы шәхесләрнең берсе Мирсәет Солтангалиев була. Әмма аның тырышлыгы бушка була. Соңрак ул И.Сталин тарафыннан репрессияләнә. 1920 елның 27 маенда Совет халык комиссариаты рәисе В.Ленин, Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты рәисе М.Калинин һәм секретаре А.Енукидзе тарафыннан ТАССР төзелү турында Декретка кул куела. 25 июнь 1920 елның 27 маенда Бөтенрусия башкарма үзәк комитеты (ВЦИК) “Татар Автоном Совет Социалистик республикасы турында” Декрет кабул итә. 1920 елның 25 июнендә Казан башкарма комитеты вәкаләтләрне ТАССРның Вакытлы революцион комитетына тапшыра. Бу көн Татарстан Республикасының оешкан көне буларак тарихка кереп кала. 1922 елдан башлап төрле елларда Татарстан автоном республикасы статусын союздаш республикага үзгәртү мәсьәләсе карала, әмма кабул ителми. 1990 елда Татарстан депутатлары бу мәсьәләне үзләре хәл итә. 30 августта Татар Автоном Совет Социалистик республикасының Югары Шурасы "Татар совет социалистик республиканың дәүләт суверенитеты турында" Декларация кабул итә. Татарстан Республикасының яңа заман тарихы шушы көннән башлана.
Күргәзмә ачылышында ТР Министрлар Кабинеты каршындагы баш архив идарәсе җитәкчесе Данил Ибраһимов, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Рамил Хәйретдинов, ТР Үзәк тарихи-сәяси документлар дәүләт архивы, ТР Милли архивы, Казан дәүләт университетының Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе вәкилләре катнашты.
Музей директоры Марина Давыдова “Татар-информ”га биргән мәгълүматка караганда, күргәзмәдә ТР Үзәк тарихи-сәяси документлар дәүләт архивы, ТР Милли архивы, Казан дәүләт университетының Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектур һәм сәнгать музей-тыюлыгы фондларында һәм шәхси тупланмаларда саклана торган документлар һәм материаллар файдаланыла. Барлыгы экспозициядә 150гә якын экспонат тәкъдим ителә. Күргәзмәдә уникаль һәм моңа кадәр әле күрсәтелмәгән материаллар һәм документлар белән танышып була. Мәсәлән, 1920 елгы фото. Анда Казан халкы урамда эленгән беренче республика картасын карый. Шулай ук республиканың беренче рәсми булмаган гербы да зур кызыксыну уята. Аның эскизын рәссам Бакый Урманче ясый. Монда ике яктан эшче һәм крестьян, уртада – җәя һәм башаклар сурәтләнгән. “Казан Кремле” тыюлыгы фондларында узган гасырның 20-нче елларындагы ачлык еллары сурәтләнгән эскизлар сериясе саклана. Бүген күргәзмәдә алар тәүге тапкыр халыкка күрсәтелә.
Үзенчәлекле экспонат булып Татар республикасының 1937 елгы Конституциясе проектының төп нөсхәсе санала. Аерым игътибарны Татарстанга 1934, 1970 һәм 1972 елларда тапшырылган СССР дәүләт бүләкләре җәлеп итә. “Казан Кремле” тыюлыгы фондына алар Татарстан Президенты Аппараты тарафыннан әле күптән түгел генә тапшырыла. 1934 елда республика икътисад һәм дәүләт төзүдәге уңышлары өчен Ленин ордены белән бүләкләнә. 1970 елда Татар республикасының 50 еллыгына җөмһүрияткә Октябрь революциясе ордены тапшырыла. 1972 елда СССР төзелүгә 50 ел тулу уңаеннан республика Халыклар дуслыгы орденына лаек була. Күргәзмәдә шулай ук Татар республикасының беренче байрагы күчермәсен дә күрергә була. Аның төп нөсхәсе Татарстан Милли музеенда саклана. Экспозициядә республиканың 90 еллыгына багышлап чыгарылган истәлекле медаль да тәкъдим ителә.
Күргәзмә белән август аена кадәр танышып була.