Опера һәм балет театры “Жизель” балетына чакыра

2 июль көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Адольф Адан музыкасына язылган “Жизель” романтик балеты уйналачак
(Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). 2 июль көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә Адольф Адан музыкасына язылган “Жизель” романтик балеты уйналачак.
Казанда баш партияне тәүге тапкыр Красноярскиның опера һәм балет театры солисткасы, халыкара конкурслар лауреаты Анна Оль башкара. Шулай ук спектакльдә М.Җәлил исемендәге театрның әйдәп баручы биючеләре – Россия Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Нурлан Канетов һәм Максим Поцелуйко катнаша. Бу турыда театрның матбугат хезмәте җиткерә.