Кама Аланында “Рок-компот” исеме астында рок-фестиваль узды

Фестивальдә Татарстаннан ике дистәгә якын рок төркемнәре катнашты
(Кама Аланы, 29 июнь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Кама Аланында ачык һавада “Рок-компот” исеме астында рок-фестиваль узды. Бу хакта Түбән Кама телерадиокомпаниясе хәбәр итә.
Фестивальдә Татарстаннан ике дистәгә якын рок төркемнәре катнашты. Мәйдан сәхнәсендәге чыгышлар иртәнге таңгача дәвам итте. Чарага тирә-як авыллардан байкерлар да агылды. Җыелган халык өчен дискотека оештырылып, төрле конкурслар уздырылды.
Мондый фестиваль Кама Аланында икенче тапкыр уза. Киләкчәктә аны традициягә әверелдерергә уйлап торалар.