Каунаста “Литва татарлары: тарих һәм хәзерге заман” исемле фотокүргәзмә ачылды

Каунаста “Литва татарлары: тарих һәм хәзерге заман” исемле фотокүргәзмә ачылды

(Каунас, 29 июнь, “Татар-информ”, Галим Ситдыйков). Каунасның милли мәдәниятләр үзәгендә “Литва татарлары: тарих һәм хәзерге заман” дип исемләнгән фотокүргәзмә ачылды.

Егерменче гасыр барышында җыелган фотосурәтләр коллекциясе Литва татарларының тарихын, мәдәниятен, динен һәм гореф-гадәтләрен һәрьяклап яктырта.

Күргәзмәне ачуда Каунас татар җәмгыяте әгъзалары, Литва татарлары җәмгыятьләре берлеге рәисе Адас Якубаускас һәм киң күләмле шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты.

Күргәзмә эше август ахырына кадәр барачак.