news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорскида татар этник медиаүзәге ачыла

Медиаүзәк 2,5 мең даими укучыга исәпләнгән.

Магнитогорскида татар этник медиаүзәге ачыла

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Магнитогорск үзәк китапханәсендә тиздән татар этник медиаүзәге барлыкка киләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Магнитогорскның Үзәк китапханәсе шәһәрнең иң борынгы мәдәният учреждениесе булып тора. Китапханә 1929 елның декабрендә төзелә. Бу - беренче төзүчеләрнең китап уку почмагы була. Хәзер Шәһәр үзәк китапханәсендә капиталь үзгәртеп кору эшләре бара. 2019 елда учреждение «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель китапханә булдыруга ун миллион сум акча алды.

Этник медиаүзәк - татар китапханәсенең яңа исеме. Биредә татар, башкорт һәм рус телләрендә китаплар булачак. Медиаүзәк 2,5 мең даими укучыга исәпләнгән.

Укучылар тиздән заманча интеллектуаль үзәкне күрәчәк, ул алдынгы цифрлы технологияләр белән җиһазландырылачак. Моннан тыш, китапханә интерьерын алмаштырачак, 16 мең данәдән артык китап белән тулыландырылачак.

Биредә персонал һәм кулланучылар өчен автоматлаштырылган эш урыннары да була. Моннан тыш, китапханә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен «Уңайлы мохит» таләпләренә җайлаштырыла. Капиталь ремонтны бу елның 31 июленә кадәр башкарып чыгарга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100