news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Карантин аркасында Камал театры 16 млн сум чамасы керемен алалмый калган

Камал театры артистлары 1 июньнән җәйге ялга китә.

Карантин аркасында Камал театры 16 млн сум чамасы керемен алалмый калган
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Карантин аркасында Камал театры 16 млн сум чамасы керемен алалмый калган. Бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында театр директоры Илфир Якупов кыска сезонга нәтиҗәләр ясады.

 «Сезонның күп өлешен эшләп өлгердек һәм начар эшләмәдек. Театр сезонда дүрт премьера чыгарды, залларыбызга 104368 тамашачы килде. Зур залыбыз уртача 76 процентка тулы булды дип нәтиҗә ясый алабыз», — диде Илфир Якупов.

114 сезонда театр сайты аша 18 млн сумга электрон билет сатылган. 113 сезонда бу санның 24,5 млнга җиткәнен исәпләсәк, бу сезонда үсеш темпларын күздә тотып, 27 млн сумга 56 228 билет сатылачак иде.

Камал театры труппасы 1 июньнән җәйге ялга китә. Июль уртасыннан артистлар эшкә чыгып репетицияләрен башлар дип көтелә. Илфир Якупов труппага отпуск акчалары күчерелүен хәбәр итте, аларга уңышлы яллар теләде. Шулай ук җәйге ялны юлламалар белән каядыр китмичә уздыру мөмкинлеген карарга киңәш итте.

Әлегә театрның яңа сезонын кайчан башлый алуы турында төгәл мәгълүмат юк. Камал театрының ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Мәскәүгә гастрольләре мәсьәләсе буенча билгесезлек.

Театр артистлары җәйге ялга китер алдыннан җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерде. Яңа сезонда онлайн җыеннар белән генә чикләнмичә, тизрәк күрешүләрне теләде. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100