news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры яңа сезон башлангач атнасына ике-өч спектакль генә күрсәтергә мөмкин

Әлегә театрның яңа сезонын кайчан башлый алуы турында төгәл мәгълүмат юк.

Камал театры яңа сезон башлангач атнасына ике-өч спектакль генә күрсәтергә мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры яңа сезон башлангач атнасына ике-өч көн генә спектакль күрсәтергә мөмкин. Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев үзенең бүгенге катлаулы вазгыять белән бәйле фаразларын труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында әйтте.

“Атнага ике-өч көн генә уйнарга туры килер – аек акыл белән уйлап шундый карарга килүебез дә мөмкин”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Театр моңарчы дүшәмбедән кала һәр көнне спектакль күрсәтә иде. Театрның ике залында спектакль яки төрле тамашалар оештырылган чаклар да еш булды.

Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җыелышта быелгы юбилярлар – Хәлим Җәләй, Хәлимә Искәндәрова, Фәридә Хафизоваларны да котлады.

“Без юбилейларыгызны үткәрә алмадык. Без аларны күчерәбез” – диде ул. Фәрит Бикчәнтәев быел Илдар Хәйруллинның, Луара Шакирҗанованың юбилее икәнен искәртте. 

Әлегә театрның яңа сезонын кайчан башлый алуы турында төгәл мәгълүмат юк. Камал театрының ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Мәскәүгә гастрольләре мәсьәләсе буенча - билгесезлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100