news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илгиз Зәйниевның журналистлар тормышына багышланган комедиясе августта чыгарга мөмкин

Камал театры март аенда репетицияләре өзелеп калган спектакльне август аенда әзерләп бетерергә җыена.

Илгиз Зәйниевның журналистлар тормышына багышланган комедиясе августта чыгарга мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры август аенда премьера чыгарырга әзер. Бу хакта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында әйтте.

Камал театры март аенда репетицияләре өзелеп калган спектакльне август аенда әзерләп бетерергә җыена. Сүз Илгиз Зәйниевның үз пьесасы буенча куя торган Өйләнәм.tat спектакле турында бара.

Камал театры труппасы июль аенда җәйге яллардан соң эшкә чыгарга планлаштыра. “Бөтенесе әйбәт кенә барса, без август ахырларында премьера чыгарырга әзер. Без Илгиз Зәйниев белән сөйләшеп торабыз. 21, 22, 23 августларга чыгара алырбыз”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Спектакльнең авторы һәм режиссеры - Илгиз Зәйниев, рәссам - Геннадий Скоморохов, композитор - Эльмир Низамов.

Спектакльдә Илдар Хәйруллин, Дания Нуруллина, Илдус Әхмәтҗәнов, Әсхәт Хисмәтов, Илдус Габдрахманов, Фирая Әкбәрова, Искәндәр Хәйруллин, Рамил Вәҗиев, Фәнис Сафин, Ләйсән Рәхимова, Алмаз Сәбирҗанов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Эмиль Талипов, Алсу Каюмова, Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм башкалар катнаша.

Илгиз Зәйниев әлеге спектакльне журналистлар тормышыннан дип әйтә. Жанры – усал комедия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100