news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәзинә»дә Рәшит Сафиуллинның Урал табигате турындагы эшләреннән күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә рәссамның шәхси коллекцияләрдәге әсәрләре: пейзажлар, натюрмортлар, портретлар тәкъдим ителә.

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). 28 майда Казанда «Хәзинә» галереясендә Магнитогорск рәссамы Рәшит Сафиуллинның «Тамырлар» исеме белән рәсем сәнгате һәм графика күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рәшит Сафиуллин (1948-2018) - Россиянең атказанган рәссамы, ун елдан артык «Россия рәссамнар берлеге»нең Магнитогорск бүлекчәсен җитәкли.

1975 елда Магнитогорск дәүләт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый һәм рәсем сәнгате кафедрасына эшкә чакырыла. 40 ел гомерен нәфис графикага багышлаган. Рәшит Сафиуллин рәсем сәнгатен педагог эшчәнлеге белән бергә алып барды. Ул рәсем сәнгате, композиция укыткан, күргәзмәләр оештырган, диплом эшләренә җитәкчелек иткән. РФ Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты.

Оста иҗатында төп жанр булып пейзаж тора. Күңеленә хуш килгән мотивы - ул яраткан Урал табигате: таулар, күлләр, чиркәүләр һәм авыллар. Аның эшләре үзенчәлекле стильгә ия һәм шуңа да тиз таныла.

Күргәзмәдә рәссамның шәхси коллекцияләрдәге әсәрләре: пейзажлар, натюрмортлар, портретлар тәкъдим ителә.

Күргәзмә ай дәвамында — 2020 елның 28 июненә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100