news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Бикчәнтәев “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңгән әсәрне куярга алына

Алабугада яшәүче Артур Шәйдуллинның “Сагынырсызмы?” әсәре “Яңа татар пьесасы” лауреаты булды.

Фәрит Бикчәнтәев “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңгән әсәрне куярга алына

(Казан, 29 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев яшь драматург Артур Шәйдуллинның “Яңа татар пьесасы” конкурсында җиңгән әсәрен сәхнәләштерә башлаячак. Бу хакта ул бүген труппаның сезон ябылыр алдыннан уздырылган виртуаль җыелышында әйтте.

“Мин театрда фикер алышулар булуга карамастан, Артур Шәйдуллинның “Сагынырсызмы?” әсәренә алынырга уйлыйм. Без автор белән элемтәдә – пьесаны үзгәртәбез. Ул миңа атна саен яңа вариантлар җибәрә”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Ул куеласы әсәрнең беренче язылган вариантыннан нык аерыласын әйтте. “Аның инде якынча рольләр бүленеше дә бар”, - диде режиссер.

“Башта онлайн репетицияләр турында уйлар бар иде. Әмма коллегалар белән киңәшеп, миңа бу эшнең мәгънәсезлеген аңлаттылар. Онлайн-репетицияләр, минемчә, бушка вакытны уздыру”, - диде Фәрит Бикчәнтәев.

Артур Шәйдуллинның “Сагынырсызмы?” әсәре “Яңа татар пьесасы” лауреаты булды. Ул яңа автор. Аның моңарчы театрда куелганы юк, ләкин пьесалары Россия драматургия конкурсларында катнашып уңышларга ирешкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100