ТР кинематографиясен үстерү концепциясе проектын ТР Иҗтимагый палатасы тикшерде

Татарстанда кино сәнгатен үстерү өчен елына 90 млн. сум чамасы акча, кино төшерү павильоны таләп ителә

(Казан, 29 май, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова.) Бүген ТР Халыклар дуслыгы йортында ТР Иҗтимагый палатасының мәдәният буенча комиссиясе «түгәрәк өстәл» утырышы үткәрде. Анда «ТР  кинематографиясен үстерү концепциясе» проекты, кино сәнгате буенча кадрлар әзерләү һәм туплау мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен «Татаркино» директоры Владимир Батраков, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры Павел Терехов һәм драматург, киносценаристлар Мансур Гыйләҗев, Айсылу Хафизова, кинорежиссер Салават Юзиев  кебек кино сәнгатенә мөнәсәбәте булган иҗат әһелләре, җаваплы кешеләр чакырылган иде.
1924 елдан тарихын яза башлаган Татарстан кинематографиясе төрле елларда үсеш тә, торгынлык та кичергән. Аның бүгенге хәле, якын-тирә милли республикалар белән чагыштырганда, В.Батраков сүзләренчә, уртадарак. Әмма «Алтын мөнбәр» Халыкара мөселман кинофестивален үткәреп килгән Татарстан өчен бу хәл канәгатьләндерерлек түгел. Әлеге фестиваль Россиянең 100дән артык фестивале арасында беренче 10лыкка кергән. Җитмәсә, цифрлы кино базарын яулап алу буенча көрәш, көндәшлек арта бара, шуңа күрә әлеге мәсьәләнең актуальлеге сизелерлек. ТР  кинематографиясен үстерү концепциясе исә хәзерге вакыттан башлап 2010 һәм алга таба 2015 елларга кадәрге вакытны колачлый.
Фикер алышуда катнашучылар концепциянең  теоретик нигезе уңай шәрехләнгән, аңлашылмаган яклар юк, ләкин аның материаль базасын хәл итәсе бар, дип, ачыклык кертелүне сорадылар.
«Татарстан бюджетыннан кино сәнгатенә елына нибары 9 млн. сум акча бүлеп бирелә, ләкин бер уен фильмы төшерү өчен 30 млн. сумлап акча таләп ителә», - ди В.Батраков. Аның сүзләренчә, әгәр Татарстанда кино сәнгатен үстерү өчен елына 90 млн. сум чамасы акча табылса, үзебезнең кино төшерү павильоныбыз булса, 2 уен нәфис фильмы, 1 аннимацион фильм, кыска метражлы берничә фильм төшереп, кино сәнгатенең үсешенә ирешү бик мөмкин. Шулай ук Чулпан Хаматова, Марат Бәшәров кебек кино сәнгатендәге татар йолдызларын уртача бәягә җәлеп итеп булыр иде, чөнки алар үзләре ризалык белдереп торалар. Төп сәбәп – җитди проектлар булмау. «Бригада», «Герой нашего времени», «Сволочи» кебек танылган фильмнарны Казан белгечләре төшергән, аларны җәлеп итәргә була, дип искәртә «Татаркино» директоры. Киноны исә татар телендә төшереп, рус телендә титрлар биреп барырга, халыкара мәйданга чыгарырга дигәннәренең титрлары - инглиз, гарәп телләрендә. Шулай иткәндә, андый фильмнарда татарның милли төсмерләре, мохите сакланачак. Боларга өстәп, аппаратура белән махсус җиһазландырылган «ГАЗель» машиналарында кинотеатры булмаган район үзәкләре һәм авылларга кино күрсәтеп йөрү тамашачыны җәлеп итәргә һәм акча эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Шул рәвешле кино төшерү, кинопрокат эшчәнлеген комплекслы яңарту, татар мәдәниятен, Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең мәдәниятләрен үстерү өчен «ТР  кинематографиясен үстерү концепциясе» проекты уңай дип бәяләнде. Документ июнь урталарында ТР Министрлар Кабинеты каравына тапшырылачак.