Петербурглы нәни Рената кинога төшә

Федераль әдәният һәм кинематография агентлыгы «Сабантуй» киностудиясе белән берлектә Казанда «Бибинур – несущая свет» дип исемләнгән тулы метражлы нәфис фильм төшерә
(Санкт-Петербург, 29 май, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Федераль мәдәният һәм кинематография агентлыгы «Сабантуй» киностудиясе белән берлектә Казанда «Бибинур – несущая свет» дип исемләнгән тулыметражлы нәфис фильм төшерә. Баш геройның балачактагы роленә 5 яшьлек Санкт-Петербург кызы Рената Минвәлиева расланды. Нәни артистканың кандидатурасын «Нур-Петербург» газетасы фотохәбәрчесе Мәнирә Моратова тәкъдим итте. Юрий Германның «Гарпастум» фильмындагы массовкаларда катнашырга да ватандашларыбызны Моратова тарткан иде.
«Бибинур - несущая свет» фильмының режиссеры Юрий Фентинг, сценарийны әтисенең әсәре буенча танылган татар язучысы Аяз Гыйлаҗевнең улы Мансур Гыйлаҗев язган.
Фильм башта Ленинград өлкәсенең Пушкино шәһәрендә төшерелә башлады, аннары ул Татарстанда дәвам иттереләчәк.