Иртәгә — “Юлдаш” хореография студиясенең хисап концерты

Анда башкаланың балалар йортларында тәрбияләнүчеләр чакырыла

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Иртәгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле каршында эшләп килүче “Юлдаш” хореография студиясенең хисап концерты була. Халыкара Балаларны яклау көненә багышланганга, әлеге чарага башкаланың балалар йортларында тәрбияләнүчеләр чакырыла.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, концертта 5 яшьтән алып 16 яшькәчә булган 80 бала һәм үсмер катнашачак. Хореографик композицияләр белән бергә, бу чарада вокал номерлары да тәкъдим ителә.
Билгеле булганча, балаларның “Юлдаш” бию студиясенә 1981 елда нигез салына. Берара әлеге студиягә эшчәнлеген туктатып та торырга туры килә. Ләкин ул 1996 елда янә тулы көченә эшли башлый. Бүгенге көндә биредә 5 яшьтән алып 16 яшькәчә булган йөздән артык бала һәм үсмер бию серләренә өйрәнә.
Әйтергә кирәк, ансамбльнең репертуарын күпсанлы халык биюләре, заманча композицияләр тәшкил итә. Балалар белән исә Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең әйдәп баручы солистлары, танылган педагоглар һәм мәдәният хезмәткәрләре шөгыльләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: “Юлдаш” хореография студиясендә тәрбияләнүчеләр арасында Татарстанның атказанган һәм халык артистлары, күпсанлы конкурслар лауреатлары, республика һәм дөнья гүзәлләре дә бар. Моннан тыш, хисапсыз дипломнар, Гран-прилар, призлы урыннар да әлеге студия тарихын тулыландырып тора.