Әлмәт районында «Театраль яз — 2021» фестивале узачак

Чара республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Габдулла Тукай тууның 135 еллыгына багышлана.

(Әлмәт, 29 апрель, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 30 апрель көнне Әлмәт районының Сәрән авылы мәдәният йортында театр коллективларының район фестивале узачак. 

Чара республикада туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Габдулла Тукай тууның 135 еллыгына багышлап үткәрелә.

Оештыручылар барлык әлмәтлеләрне фестивальдә көтеп кала.