Республикада Мәдәният министрлыгының хәйрия акцияләре уза

“Йөрәктән - йөрәккә” акциясе кысаларында иҗади коллективлар инвалидлар өчен концерт һәм спектакльләр күрсәтәчәк.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Республиканың Мәдәният министрлыгы уздырган “Йөрәктән - йөрәккә” акциясе кысаларында Татарстан районнарында һәм шәһәрләрендә хәйрия концертлары һәм спектакльләре үтте. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы матубгат хезмәте хәбәр итә.

С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында оештырылган “Болытлардагы бию” концертын Яшел Үзәннән инвалидлар оешмасы әгъзалары карады.
Алабуганың “Кояшкай” тернәкләндерү үзәгеннән килгән сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр Яр Чаллы дәүләт курчак театры куйган «Про Ивана-дурака и Марью царевну» спектаклендә булдылар.

Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Яшел Үзән районының Әйшә авылы балаларына «Театр яктылыкка, нурга илтә» акция кысаларында программа тәкъдим итте.

Апас районының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр Буа дәүләт драма театры башкаруында Р.Сәгъдинең «Ал томаннар артында» спектакле белән танышты.

Фольклор музыка дәүләт ансамбе Дәрвишләр интернат-йортындагы акылы зәгыйфь балалар һәм яшүсмерләр алдында чыгыш ясады.

«Йөрәктән - йөрәккә» акциясенә яшь талантлар да кушылды. М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Казандагы 142 нче мәктәпнең сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен Sforzando иҗтимагый фонды оештырган хәйрия чыгышлары күрсәтелде.

Мәдәният министрлыгы хәйрия фондының даими катнашучылары - Crystal шоу-балеты, Алмаз Әхмәтҗәнов (аккордеон), Әмир Әхмәдишин (алып баручы), Айрат Имашев һәм Дарья Стерякова (вокал), Владимир Голяндин (фокусник) – бу юлы Яшел Үзәнгә китте. Артистлар физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрнең “Ышаныч” җирле тернәкләндерү үзәгендә, инвалидларның «Идел» социаль тернәкләндерү республика үзәгендә, балалар һәм яшүсмерләрнең “Оя” социаль приютында чыгыш ясады.