Н.Җиһановның оныгы Алексей “Түләк” операсы турында: Бер урынына - ике Аембикә, начармыни?!

Режиссер Евгений Артамонов Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсын ике "дөнья"га бүлгән.

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Режиссер Евгений Артамонов Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсын ике "дөнья"га бүлгән. Бер яссылыкта – бүгенге яшь галимнәр – археологлар; икенчесендә – Болгар ханлыгына бәйле әкияти сюжет. Шулай итеп XXI гасыр “Түләк” операсында - ике Түләк, ике Аембикә һәм ике Сусылу.

Кичә, 28 апрельдә, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Казан Дәүләт консерваториясенең Татар операсы студиясе куелышында “Түләк” операсының премьерасы булды. Нәҗип Җиһанов музыкасын “Татарика” оркестры һәм Казан консерваториясенең симфоник оркестры башкарды. Хорда – И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары. Төп партияләрне Артур Исламов, Айгөл Гардисламова, Айгөл Хәйри, Илгиз Мөһетдинов, Ирек Фәттахов, Сөмбел Ситдыйкова, Нурзия Сабитова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев һәм Илнар Дәүләтшин башкарды. Спектакльнең татар теле буенча консультанты - Гүзәл Сәгыйтова. Татар Опера студясенең сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова.

Спектакль башында, яшь археологлар мавыгып эшләп йөргәндә, артефактларга юлыгалар. Алар фантазиясендә тәхет ачыла һәм яшьләр риваятьләргә күчкән вакыйгаларның шаһиты булалар. Шулай итеп бер үк герой партиясен, чиратлап, ике артист башкара. Бер сәхнәдә – ике параллель дөнья.

“Археологлар – минем фантазиям. Ул шушы чор белән ярашып тора, чөнки опера язылганда, археологик тикшеренүләр дә чәчәк аткан чор була. Безнең бу сәхнә эшебез - танылган галимнәрнең эшчәнлеге, гыйльми хезмәтләре белән аваздаш”, - ди Казанда катнаш гаиләдә туып үскән, үзен татар итеп тоеп интервью биргән Мәскәү режиссеры Евгений Артамонов.

“Сюжет кыскартылган, археологлар өстәлгән – ә булса соң! Сюжетның асылы үзгәрмәгән бит. Иң мөһиме – музыка шул ук калган – матур яңгырый, матур җырлыйлар. Ә бит партияләр студентлар өчен дип эшләнмәгән – алар катлаулы, - диде премьерага килгән Алексей Егоров – Нәҗип Гаязовичның оныгы. - Нәҗип Җиһановның бөтен операларында да романтик герой бар, анда ватанга мәхәббәт һәм егет белән кыз арасындагы, ана белән ул арасындагы мәхәббәт аерылгысыз - алар бербөтен. “Ирек” кебек революцион сюжет, “Алтынчәч” кебек героик сюжет булса да, “Качкын”да да, “Түләк”тә дә традицион темалар алынган”.

“Мин 1967 елгы куелышны хәтерлим, мин ул чакта инде аңларлык-белерлек яшьтә идем. Анда, әлбәттә, оркестр чокыры, декорация, кордебалет белән чын опера театры форматы. Су асты патшалыклары күз алдында. Монда башкачарак. Әмма егетләр-кызлар теманы ача алдылар. Ә төп геройларның икегә бүленүе бик яхшы. Бер урынына - ике Аембикә белән ике Сусылу һәм алар бөтенесе матурлар. Моңа сөенергә генә кирәк. Бу – вакыйга!” - ди Алексей.

Нәкый Исәнбәт либреттосына нигезләнгән сюжет буенча, Алимбәк хан, тәхет дәвамчысы булачагын күздә тотып, бердәнбер кызы Аембикә кияүгә чыгасы егетне үзе сайлый. Ярыш игълан ителә. Дәгъва иткән  кияүләр – Яу башлыгы Сартлан белән кошбиче Солтан Гәрәй. Әмма мәйданда Түләк пәйда була. Ул Сартлан белән бер атадан туган бала.

Җитмәсә, алар Аембикә белән күптән бер-берләренә гашыйк. Түләк ярышта җиңеп чыга. Әмма операның кире геройлары Сартлан белән Солтан Гәрәй Түләккә карата мәкер коралар.

Нәтиҗәдә Түләк Асылкүл төбендәге су патшалыгына эләгә. Су патшасы кызы Сусылу белән Түләкнең туе. Әмма җирдә – Болгар илендә - канлы сугыш баруын белеп алган Түләк җиргә ашыга. Бу хурлыкка чыдый алмаган Су патшасы кызын томанга әверелдерә.

Җиргә чыккан Түләк биредә яу кырына чыккан Аембикәсен югалта. Ул, сатлыкҗан абыйларыннан да үч алып, илен саклап кала, Сусылуын да, Аембикәсен дә югалта...

Артистлар уенына килгәндә, тамашачы классик кире герой - Сартлан партиясен башкарган Руслан Закировның осталыгын билгеләп үттеләр. Заманча Аембикә партиясен башкарган Айгөл Гардисламованың да башкару осталыгы югары дәрәҗәдә булуы билгеләп үтелде.

Тамашачы яшьләр спектаклен карарга зал тутырып килгән иде.