“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленда катнашучылардан 2013 яшь артист Универсиада флагын республика буйлап тәкъдим итәчәк

Башта Кытайның Шенжень шәһәреннән Универсиада флагын барып алачаклар

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). “Созвездие-Йолдызлык” XI Ачык республика эстрада сәнгате телевизион фестиваленда катнашканнар Казан Универсиадасы ачылышы һәм ябылышы тантаналарында, уеннар барган көннәрдә кунаклар өчен әзерләнәчәк мәдәни программаларда чыгышлары белән катнашачак, гомумән, мәдәни программаларның төшен тәшкил итәчәк.

Кытайның Шенжень шәһәреннән Казанныкылар Универсиада флагын быел 23 августта алып, республика башкаласына аны 24е китереп җиткерәчәк. Аннары 25еннән 30 августка кадәр Универсиада флагы Татарстан шәһәрләре буйлап сәфәр чыгачак, аны “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленда катнашучылардан 2013 (Универсиада булачак елның тәртип саны буенча) яшь артист махсус оештырылачак чарада тәкъдим итәчәк.

Бүген фестивальның Гала-концертында “Юни-резерв”, “Юни-элита” номинацияләре буенча җиңүчеләрне котларга чыккан “Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 башкарма дирекциясе” генераль директоры урынбасары Игорь Сивов шулай дип игълан итте.