Уфага Габдулла Кариев театры килә

Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры Уфага иҗат сәфәренә килә
(Уфа, 29 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан тиздән Казанның тагын да бер театрын үзендә кабул итәчәк.
Казанның Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры Уфага иҗат сәфәренә килә. “АРТ-ОРДО” халыкара театр фестивальләре лауреаты булган яшь тамашачы театры уфалылар зур кызыксыну белән көтә.
Кунакларның гастрольләре Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры бинасында 4-8 май көннәрендә узачак. Гастрольләре барышында Г. Кариев театры артистлары тамашачыларга тугыз спектакль тәкъдим итәчәк.
Иҗат сәфәренең беренче көнендә Р. Харисның “Умырзая” музыкаль драмасы күрсәтелә. Аннан соң калган көннәрдә театр сәнгатен сөючеләр игътибарына “Король Лир”, “Алмачуар”, “Ничек миллионер булырга?”, “Печән базары”, “Ир, егет, чибәркәй һәм тәрәзә”, “Йосыф- Зөләйха” спектакльләре тәкъдим ителә.