Уфада Башкортстан белән Татарстан артистларының берлектәге концерты

“Яшьлегемә кире кайтыр идем” дип аталган бу матур тамаша ике көн дәвам итә
Башкортстан белән Татарстан сәнгать осталарының зур концерты була Уфадагы мәдәният сарайларында. “Яшьлегемә кире кайтыр идем” дип аталган бу матур тамаша ике көн дәвам итсә дә, аңа билетлар сатылып та беткән инде. Бу концертлар бары тик ретро җырлардан, элекке еллардагы популяр әсәрләрдән төзелгән.
Татарстан белән Башкортстан сәхнә йолдызларының берлектәге концертлары Уфада һәрдаим булып тора һәм аларга халык бик теләп йөри. Бу юлы да тамашачылар канәгать калырлык, төрле зәвыкка туры килерлек мәдәни программа әзерләнгән.
Башкортстан ягыннан әлеге тамашада Фидан Гафаров, Флюра Килдиярова, Урал Рәшитов, Гүзәл Әхмәтова, Фәдис Ганиев, Лилия Биктимерова, Марат Шәйбәков, Газим Ильясов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар катнаша. Алар элекке хитларын башкарачак.
Татарстаннан яңа программага үз рухи күчтәнәчләре белән Рафаэль Ильясов, Хәния Фәрхи, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка талант ияләре килде. Алар да Уфа тамашачысына үз репертуарларындагы иң шәп җырларны ишеттерәчәк.
Концертлар бүген Уфаның Мотор төзүчеләр мәдәният сараенда, ә иртәгә “Юбилей” мәдәният сараенда үтәчәк.