Рөстәм Асаев туган ягында җырлады

Тугын ягына Рөстәм үзе генә түгел, ә “Казан нуры” ансамблендәге иҗатташ дуслары белән бергә кайтты
(Уфа, 29 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Талантлы яшь җырчы Рөстәм Асаев туган ягы - Башкортстанның Благовар районында иҗат сәфәрендә булды.
Тугын ягына Рөстәм үзе генә түгел, ә “Казан нуры” ансамблендәге иҗатташ дуслары белән бергә кайтты. Талантлы яшь җырчы, шулай ук Башкортстан кызы Айгөл Сагынбаеваның һәм нәфис сүз остасы, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабировның чыгышларын тамашачылар озак алкышларга күмде.
Рөстәм Асаев үзе бу концертта, татар халык җырларын һәм классик әсәрләрне башкару белән бергә, Благовар төбәгендә туып үскән талантлы якташлар иҗатына да зур игътибар бүлде. Аерым алганда, шушы районнан чыгып, Уфада яшәүче һәвәскәр шагыйрь һәм композитор Мидхәт Әбделманов җырларын да башкарды Рөстәм. Мидхәт Әбделманов узган елда соңгы чорда иҗат ителгән җырлары кергән компакт тәлинкәне дә чыгарды. Анда Рөстәм Асаев башкарган җырлар да бар.