Петербург дәүләт Капелласында татар моңнары

Татарстан композиторлары концертын ТР мәдәният министры Зилә Вәлиева тыңлаячак
(Санкт-Петербург, 29 апрель, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). 30 апрельдә Санкт-Петербург дәүләт академия капелласында Татарстан композиторлары симфоник әсәрләреннән концерт куелачак. Концертка ТР мәдәният министры Зилә Вәлиеваның килүе көтелә. Мәдәни чара Татарстан Республикасы композиторлары берлегенең 70 еллыгына багышлана. Концерт Петербург музыкантлары белән берлектә оештырыла. “Татар музыкасы энҗеләре” нең төньяк башкаланың нәкъ үзәгендә, тарихи сәхнәдә үтүе ике башкала арасында ныклы дустанә мәдәни бәйләнеш булуын сөйләүче ачык мисал. Петербург тамашачысы Казан артистларын һәрвакыт көтеп ала. Туган моңнарны җиткерүчеләргә алкышларны да, чәчәкләрне дә җәлләми.