Кәрим Тинчурин театры янә гастрольләргә чыга

Республика районнарында тәкъдим ителәчәк спектакльләр арасында “Сөй гомерне!” дигән поэтик драма да бар
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Халкыбызның күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, аның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәре һәм 1907-13 елларда язылган шигырьләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән “Сөй гомерне!” дигән поэтик драманы тинчуринлылар 4 май көнне башкаланың 127 нче мәктәп укучыларына тәкъдим итә.
Моннан тыш, труппа республика районнарына юл алачак. 7 майда алар Арча районы Хәсәншәех авылында һәм 8е көнне Кукмара район үзәгендә “Гөлшаян” (М.Әмир) комедиясен тәкъдим итәчәк.
12 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Мәскәүдә чыгыш ясый. Ил башкаласында яшәүче милләттәшләребез игътибарына “Бер тамчы ярату” (Н.Гыйматдинова) дигән спектакль күрсәтелә. Шушы һәм 12, 13, 14 май көннәрендә театрның яшь артистлары Мөслим һәм Сарман районы Җәлил бистәсендә “Сөй гомерне!” поэтик драмасын тәкъдим итә. 14е көнне тинчуринлылар Казанның “Балкыш” шифаханәсендә “Париж егете Әлфәнис” (Л.Вәлиев) дигән сәхнә әсәре белән чыгыш ясый.