Фердинанд Сәләхов Тольяттида чыгыш ясады

Тольятти шәһәренең Филармония концертлар залында үзенчәлекле концерт узды
(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Тольятти шәһәренең Филармония концертлар залында үзенчәлекле концерт узды.
Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов үзенең иҗат төркеме һәм Тольятти шәһәре үзешчәннәре бергә чыгыш ясадылар. Әлеге матур җыр кичәсен шәһәрнең милли мәдәни автономиясе, аның рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Җәмил Вәлиуллин оештырды. Татарстан ягыннан анда Фердинандтан кала, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Фәрит Хатыйпов, музыкант Рафик Аганов катнашса, Тольятти ягыннан үзләрендә узган “Язлар моңы - 2009” фестивалендә гран-при алган җырчы Гөлназ Әбдрәхимова, Екатеринбургта “Урал сандугачы - 2008” җыр фестивалендә лауреат булган Хәтиҗә Гыйниятова һәм биюче Әлфия Еникиева чыгыш ясады. Концертта халык көйләре, классик җырлар һәм эстрада җырлары яңгырады. Тамашачы артистларны алкышларга күмде. Тамашадан соң, Тольятти шәһәре татар милли мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллин сәхнәгә күтәрелеп Казан кунакларына да, шәһәр үзешчәннәренә дә рәхмәтен җиткерде, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. “Киләчәктә дә мондый эчтәлекле концертлар дәвамлы булсын, Казан белән Тольятти арасындагы элемтәләребез тагын да ныграк булсын”, дигән теләген җиткерде. Залда татар китапларын, татар җырларыннан торган дисклар сату да оештырылган иде. Тамашачы концертны оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар.