Алтынчы Халыкара театр фестиваль-конкурсының нәтиҗәләре

Төмән шәһәрендә булып үткән алтынчы “Золотой конек” дип аталган халыкара театр фестиваль-конкурсында 22 спектакль күрсәтелде
(Төмән, 29 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Төмән шәһәрендә булып үткән алтынчы “Золотой конек” дип аталган халыкара театр фестиваль-конкурсында 22 спектакль күрсәтелде. Пермь, Магнитогорски, Омски, Новосибирски, Курган, Томски, Уфа, Каменск-Уральский, Чиләбе, Түбән Новгород, Үзбәкстан, Тубыл һәм Төмән театрлары, Казан шәһәреннән килгән Галиаскәр Камал исемендәге академия театры Туфан Миңнуллин әсәре буенча әзерләнгән “Җанкисәккәем” спектакле белән катнашты.
“Иң яхшы спектакль” исеменә Үзбәкстан Республикасының Карша шәһәре театры күрсәткән “Медея” спектакле лаек булды, режиссеры Овләкол Ходжакол. Бу спектакль Еврепид, Сенека, Ф.Б.Гофман һәм Л.Разумовская әсәрләре буенча әзерләнгән. Спектакльнең фабуласы шуны күрсәтә: Аллаһы Тәгалә ир белән хатынны барлыкка китереп яраткан, аңа кешеләргә хас сөю һәм нәфрәт хисләре, яхшы һәм тискәре сыйфатлар биргән, алар бирелеп ярата да, нәфрәт хисләренә бирелеп, кешене үтерә дә алалар.
Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы дип, жюри Каменск-Уральский театры күрсәткән “Психоз” спектаклендә баш рольне башкарган Наталья Бахареваны, иң яхшы ирләр ролен башкаручы дип, Түбән Новгород театры күрсәткән “М-П” спектаклендә баш рольне башкарган Олег Шапковны таныды.
Иң яхшы режиссура өчен бүләккә Новосибирски театры күрсәткән “Пять пудов любви” (Антон Чеховның “Чайка” комедиясе буенча) спектакленең режиссеры Линас Зайкаускас лаек булды.
Иң яхшы сценография итеп Омски академия театрының рәссамы Олег Головко эше күрсәтелде.
Махсус призларга классик әсәрләр арасында Курган театрының Шекспир буенча куелган “Ночь любовных помешательств” спектакле, ә “Иң яхшы замана спектакле” исеменә Чиләбе театрының “Я была в доме и ждала, чтобы дождь пришел” спектакле лаек булды.
“Надежда” дип аталган приз Екатеринбург театры күрсәткән “Момо” (спектакльнең баш герое – малай исеме) спектакленең режиссеры Михаил Заецка тапшырылды.
Театр фестиваль-конкурсына багышланган матбугат конференциясендә жюри әгъзалары үз фикерләре һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Нью-Йорктан килгән Слава Степнов Урал арты театрлары эшен күрү аның өчен бик әһәмиятле һәм кызыклы булуын белдерде, бу төбәк Төмән драма театрының директоры, менә бу фестиваль-конкурсны оештырган “акылдан язган” акыл иясе Владимир Кревицкий белән горурланырга хаклы, диде.
Жюри әгъзаларының берсе, әлегә кадәр башкалалар театрлары белән генә таныш булган Эстония театр тәнкыйтьчесе Борис Тух Урал арты театрларының көчле, талантлы труппалары белән танышудан тирән канәгатьлек алуын белдерде.
Жюри рәисе Ирина Мягкова быелгы театр фестиваль-конкурсында заман темаларына булган спектакльләренең өстенлек алуын күрсәтеп, шуның нәтиҗәсендә театрларыбызның реаль тормышы ачылып күренүенә зур әһәмият бирде. Фестивальдә бүгенге тормыш яңа сүз, яңа алымнар ярдәмендә ачылып күрсәтелде, диде ул.
“Золотой конек” фестиваль-конкурсының беренчесендә жюри белән җитәкчелек иткән Евгения Розанова да уртаклашты үз тәэсирләре белән. Бу фестиваль театрлар эшчәнлегенең югары үрләрен дә, түбәнгә төшү мисалларын да күрсәтте, аның иң зур әһәмияте шунда ки, фестиваль театрларның бүгенге көнгә йөзләре белән борылуларын күрсәтте, диде ул. Төмәндә үткән фестивальнең башкала театрларына хас булган коммерция нигезендә табышка омтылмаган булуын да билгеләп үтте Евгения Розанова. Жюри әгъзалары Төмән театрының конкурстан тыш Владислав Знорко куйган “Рядом с горизонтом” һәм Мәскәү режиссеры Александр Горбань куйган “Собачье сердце” спектакльләренә югары бәя бирделәр. Төмән театры сәхнә аша иң катлаулы мәсьәләләрне, проблемаларны ачып күрсәтергә сәләтле, дип бәяләделәр алтынчы “Золотой конек” театр фестивале-конкурсы жюрие әгъзалары.