Эстон актрисасы Айрат Абушахманов куйган спектакльдәге роле өчен премиягә лаек булган

Спектакльнең премьерасы 2019 елның 13 июнендә Таллинның Изге Екатерина чиркәвендә булган.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Эстон актрисасы Элина Рейнольд «Юдиф» спектаклендә (режиссеры — Айрат Абушахманов) Сюзанна образын тудырган өчен «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз драматик роле» номинациясендә Эстониянең театр премиясенә лаек булган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов R.A.A.A.M. (Таллин, Эстония) театрында «Юдиф» спектаклен продюсер Мярт Меос тәкъдиме белән куйган.

Премьера 2019 елның 13 июнендә Таллинның Изге Екатерина чиркәвендә булган. Спектакльне тамашачылар яратып кабул иткән һәм ул Эстониянең дәрәҗәле театр премиясе белән билгеләп үтелгән.