news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азәрбәйҗан әдәбият һәм фән әһелләре Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша

28 март көнне җәмәгатьчелек халык шагыйрен соңгы юлга озатты.

Азәрбәйҗан әдәбият һәм фән әһелләре Роберт Миңнуллин гаиләсенең кайгысын уртаклаша
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Азәрбәйҗан әдәбият һәм фән әһелләре Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафаты уңаеннан гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Кайгы уртаклашу хатлары шагыйрьнең хатыны Клара Миңнуллина һәм энесе Ким Миңнуллиннарга адресланган.

«Талантлы шагыйрь, ялкынлы гражданин, яхшы дус һәм иптәш Роберт Миңнуллин арабыздан китеп барды. Ул үз халкы тарихында тирән эз калдырды. Гомумтөрки дөньяның кабатланмас сүз остасы булып миллионнарның күңелендә яшәр», дип яза Баку дәүләт университетының тюркология кафедарасы мөдире, философия фәннәре докторы, профессор Рәмис Әскәр.

Ул Роберт Миңнуллинның бер китабын тәрҗемә итүе, аның турында мәкаләләр язганын искә алган.

«Роберт Миңнуллинны югалту хәбәрен ишетү бик авыр. Роберт зур шагыйрь иде, татар халкының лаеклы улы иде. Ул азәрбәйҗан халкының да яртакан шагыйренә әверелгән иде. Халкыбыз аны хәтерендә саклаячак. Без аны онытмабыз», — дип яза Азәрбәйҗанның халык шагыйре Сабир Рөстәмханлы.

Сабир Рөстәмханлы — Роберт Миңнуллинның яшьлек дусты. Сабир Рөстәмханлы белән Рәмис Әскәр Казанга килеп Роберт Миңнуллинның 70 яшьлек юбилей кичәсендә катнашканнар иде. 

28 март көнне җәмәгатьчелек халык шагыйрен соңгы юлга озатты. Роберт Миңнуллин Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100