Рига шәһәрендә үткән Нәүрүз бәйрәменә дүрт меңгә якын кеше җыелган

Европа татар яшьләре берләшмәсе рәисе Олег Шәрипов сүзләренчә, массакүләм бәйрәмгә халык беренче тапкыр шулай күпләп килгән.

(Казан, 29 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Рига шәһәрендә үткән Нәүрүз бәйрәменә дүрт меңгә якын кеше җыелган. Европа татар яшьләре берләшмәсе рәисе Олег Шәрипов сүзләренчә, Рига Үзәк базары бәйрәм масштабына гаҗәпләнгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Олег Шәрипов әйтте.

Нәүрүз халыклар дуслыгы өченче халыкара Балтик фестивале Латвиядә Рига шәһәрендә 24 мартта үтте. Фестиваль сәгать 10нан кичке 4кә кадәр дәвам иткән. Илчелек вәкилләре, мәдәни җәмгыятьләр, Live Riga һәм Рига Үзәк базары катнашуында бәйрәм рәсми рәвештә сәгать 12дә ачылган.

Бәйрәмдә Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркия вәкилләре, Рига Думасы вәкилләре һәм Рига Үзәк базарының идарә рәисе Артис Друвиниекс булган.

Татарстан, Казахстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан Республикалары, Төркия һәм Һиндстан катнашучыларга үз мәдәниятләрен тәкъдим иткәннәр. Милли ризыклары, киемнәре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырганнар.

Төрле халыкларның мәдәният күргәзмәләре 10нан кичке 4кә кадәр барса, концерт программасы 12дән 3кә кадәр дәвам иткән. Бәйрәмдә “Кавказ” бию төркеме, Эстониядән “Терек” кабарда ансамбле һәм Татарстан Республикасы белән Латвия төркемнәре чыгыш ясаган.

Бәйрәмдә татар җырчысы Зәринә Вильданова һәм баянчы Рөстәм Рахматуллин чыгыш ясаган.

Олег Шәрипов сүзләренчә, Рига Үзәк базары Нәүрүз бәйрәменең масштабына гаҗәпләнгән. Бездә мондый масштаблы чара беренче тапкыр үтә, дигәннәр алар.

Нәүрүз бәйрәме Латвия илчелеге, “Чишмә” Латвия татар-башкорт җәмгыяте, Латвия җәмгыяте рәисе Зуфар Зәйнуллин, Рига Думасы белән хезмәттәшлек иткән яшьләр ярдәмендә оештырылган.

Олег Шәрипов сүзләренчә, Нәүрүз бәйрәме масштабларына якын булган чара бары тик 2014 елда үткән. Ул - Беренче Европа Сабан туе. Сабантуйда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашкан. “Әйе, Нәүрүз бәйрәме моңарчы 3-4 ел үткәрелгән иде инде, әмма ябык биналарда. Һәм кеше саны да болай күп булмый иде. Ачык һавада Нәүрүз бәйрәме беренче тапкыр үтте”, - диде Олег Шәрипов.

Аның сүзләренчә, әлеге вакытта Ригада 9 июнь көнне үтәсе Балтик Сабан туена әзерләнәләр. “Һәр шәһәр үз эчендә Сабан туен оештырырга хокуклы булса да, бу Сабантуй бөтен Прибалтика өчен оештырыла һәм масштаблы булырга ниятләнә”, - диде Олег Шәрипов.