Африка илләреннән килгән студентлар Казанда «Ирекле микрофон» акциясен оештырды

Алар туган телләрендә шигырьләр укыды һәм үзләре хакында сөйләде.

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Ислам мәдәнияте музеенда Африка һәм көнчыгыш илләреннән килгән студентлар «Ирекле микрофон» дип исемләнгән акция уздырды. Алар туган телләрендә шигырьләр укыды, тәрҗемә иттеләр һәм үзләре белән таныштырдылар. Чарада «Татар-информ» хәбәрчесе дә булып кайтты.

Студентлар Казанга өч ай элек килгән, бүгенге көндә рус теле курсларына йөриләр. Алар Мисыр, Алжир, Вьетнам, Нигерия, Ангола кебек илләрдән килгән. Африка студенты Селвио Казанны күп кызыклы урыннары, тарихи матур биналар барлыгы өчен сайлаганын әйтте. Мисырлы Ибраһим Казанда мөселманнар күп булганга килүен, киләчәктә үзен яхшы инженер дип күрүен сөйләде.

«Минемчә, музейлар шәһәрдә яшәүче кешеләр белән эшләргә, төрле мәсьәләләрне хәл итәргә булышырга тиеш. Күп проектлар эшләнсә дә, халык әле барысын да белеп бетерми, сорауларга җавап эзләүне кирәк дип тапмыйлар. Мәсәлән, бүген без очрашуга чит илләрдән килгән студентларны чакырдык», — дип аңлатты Ислам мәдәният музее мөдире Илнур Низамиев.

Студентларның рус теле укытучысы Анастасия Максимова телнең укучыларга өйрәнүе авыр бирелүе, психологик яктан кыенлык тууын әйткән һәм директор аңа әлеге музейда очрашу үткәрергә тәкъдим иткән. «Төрле эмигрантларга рус телендә аралашырга авыр булса да, үзләре, туган илләре турында, гомумән, яраткан текстлары хакында сүз алышырга чакырдык», — ди Илнур Низамиев.

Студентлар үзләренең туган телләрендә шигырьләр укып үтте, аннан соң рус теленә тәрҗемәләрен тәкъдим иттеләр, үзләре хакында да кыскача таныштырдылар. «Минемчә, мондый очрашуларны алга таба да үткәрергә кирәк. Әлегә төрле форматларны ясап карыйбыз. Чит ил кешеләре шатланып килә, үзләре белгән өлкә турында сөйлиләр», — диде мөдир.

«Башка илдән, җәмгыятьтән килгән кеше бераз куркып калырга мөмкин, чөнки аермалыклар, дөньяга карашлар төрле. Алар, шундый очрашулардан соң, дөньяны аклы-каралы итеп түгел, ә күптөсле икәнен күрә ала. Кешегә мөнәсәбәт киеренке түгел, ә ышану белән карауны үстерәсебез килә. Максатларыбыз зур, киң, боларны чынга ашыру өчен төрле чаралар оештырырга була», — диде Илнур Низамиев.

Казанның Энергетика университеты доценты Анастасия Максимова чит ил студентларына рус телен өйрәнү авыр дип саный. «Инглиз, француз, португал телләрендә сөйләшүчеләр рус телендә фигыльләрне артыгы белән кулланырга омтыла, сөйләм нормалары, килеш, теркәгечне үзләштергәндә буталчыклар килеп чыга. Әмма кызыксыну зур. Без җырлар, әйтем-мәкальләр, әкиятләр, мультфильмнар кулланабыз», — диде ул.

«Гарәп телле укучыларыбыз әйтелешне яхшы ишетә, моннан тыш, Казанда аларның дуслары күп. Вьетнам студентларыбыз өчен шунысы авыр: аларның колаклары телебезнең ешлыгына ияләшмәгән, кайбер сүзләрнең әйтелешен гомумән ишетеп бетермиләр. Шуның өчен аларга күбрәк әйтелешне тыңларга кирәк, алар телефон аша акрын темпта тыңлап, исләрендә калдыра», — дип сөйләде мөгаллим.